Айдагы беренче төлке

компьютер һәм планшет өчен интерактив балалар китабы

Сезнең балагызның мәктәптә проектлар эшчәнлеге бармы? Әлеге дәресләрдә ниләр башкарылганын аңлыймы ул? Балагыз бу дәресләрнең кыйммәтен үзләштерәме?

Әгәр сез әлеге сорауларның берсенә генә булса да «юк» дип җавап биргәнсез икән, димәк, бу китап сезнең балагыз өчен.

Балагызга ни өчен бу китапны укып чыгу кирәк соң?

Сезгә гаҗәп тоелыр, әмма тормышыгызның бар ягын проектлар биләп алган бит. Менә карагыз:

Кибеткә бару — проект (бюджет һәм вакыт белән идарә итү, ярашлы ризыклар эзләү, аларны саклауны оештыру...). Контроль эшкә әзерләнү дә —проект (агымдагы белем дәрәҗәсенә бәя бирү, әзерлек вакытын оештыру, мотивация белән идарә итү һәм башкалар, һәм башкалар). Бәйрәм көннәрен яисә отпуск ялын оештыру, зур акчага әйбер сатып алу яки ремонт һәм башкалар — болар шулай ук бар да проектлар.

Әлеге мәсьәләләрнең һәрберсе, максатларны һәм аларга ирешү этапларын аңлаган хәлдә, анализ һәм бәяләү күнекмәләрең булуны таләп итә. Менә шушы белемнәр барысы бергә проектлы фикерләү күнекмәсен тәшкил итә.

Әлеге күнекмәләрне балада 2нче-3нче сыйныфлардан ук — бала үзенең вакыты белән мөстәкыйль идарә итә башлаган һәм укудагы (алай гына да түгел) төрле мәсьәләләрне чишә башлаган чордан ук булдыру мөһим. Ата-аналар алдындагы бурыч — балага үз тормышы белән идарә итү күнекмәләренең нигезен салу. Мәктәптә проектлар эшчәнлеге алып баруның ярдәме менә шушында күренергә тиеш.

Әгәр мәктәптә проектлар эшчәнлеге булмаса? Яисә бала дәресләрнең эчтәлек-мәгънәсен аңламаса?

Теге очракта да, бу очракта да сезгә әлеге китап ярдәмгә киләчәк: беренче очракта ул баланы проектлы фикерләү күнекмәләре белән аңлаешлы телдә таныштырачак; икенчесендә исә төсле рәсемле тарихлар мисалында проектлар эшчәнлегенең ни өчен кирәклеген һәм аны тормышта куллану мөмкинлекләрен сөйләп бирәчәк. Әгәр китапны балагыз белән бүген үк укый башлыйсыз иткән, алга таба сез аннан аерыла да алмаячаксыз.

Тулыландырыш

Китапта өч тарих, һәрбер тарих — бер «мамыклы» проектның тарихы. Китаптагы персонажлар белән бергә нәни укучы Айга очып менеп тешә, кино төшерә һәм бал кортлары өчен өй төзи.

Һәрбер тарих кабатланмас, әмма алар барысы да проект эшчәнлегенең типик этапларына яраклаштырып корылган. Һәр тарихның азагында, белемнәрне ныгытып кую өчен, интерактив уен бирелгән.

Айдагы беренче төлке

Китапны укып чыккан бала теләсә нинди мәсьәләне проект рәвешендә күзаллый алачак.

Әлеге китап сезнең балагызга проектлы фикерләү күнекмәләрен үстерү өчен менә дигән нигез бирәчәк.