Костяның дүрт маҗарасы

компьютер һәм планшет өчен интерактив балалар китабы

Үгетләүләр һәм нотацияләр инде булышмый икән, бергәләп китап уку һәм интерактив уеннар ярдәмгә киләчәк.

Китапның төп герое белән бергә балагыз үзенең көндәлек күңелсез вазыйфаларына башкача карарга өйрәнәчәк.

Китап турында

Баланы дәресләргә ничек рухландырырга? Мәҗбүр итмичә, үгетләмичә, ничек итеп нәкъ менә рухландырырга? Баланы ничек итеп үзенең вакытын планлаштырырга өйрәтергә? Һәм спорт белән (дәресләр, китап уку, йокы...) шөгыльләнүнең мультфильмнар караудан барыбер да файдалырак булачагын бала телендә ничек итеп аңлатып бирергә? Һәм инде, әлбәттә, «минем балама мәктәпкә рюкзагын үзе тутыра башларга вакыт түгел микән?» дигән сорау.

Әгәр кайчан да булса сездә шушы сорауларның берсе генә булса да туганы бар икән, балагыз белән һичшиксез шушы китапны укып чыгыгыз.

...Костя — 8 яшьләрдәге гап-гади малай. Ул мәктәпкә йөри, футбол уйный, кайчак китаплар укый. Тагын әле ул беркайчан да диярлек мәктәпкә рюкзагын үзе тутырмый, үзе артыннан уенчыкларын да сирәк җыештыра, дәресләрен озак әзерли (катлаулы булганнары өчен түгел, Костя игътибарын туплый алмый), һәм, ахрысы, үзенең вакытын ничек итеп дөрес файдаланырга кирәклеген дә бик аңламый бугай. Ә бервакыт...

Төп герой белән бергә нәни укучы дүрт кыска-кыска әкияти тарих эченә кереп китә. Әлеге тарихлар балага үзенең көндәлек эчпошыргыч эшләренә башка күз белән карый башларга ярдәм итә.

Тулыландырыш

Китапта 24 интерактив һәм анимацияләнгән кушбит һәм дүрт тулы сыйфатлы мини-уен. Моннан тыш китапта үзеңә күчереп алырга һәм бала белән оффлайнда эшләү өчен кәгазьгә чыгарырга мөмкин булган файллар да бар.

Китапны компьютер һәм планшет экраннарында онлайн форматта (күчереп алырга һәм кәгазьгә чыгарырга мөмкин булган файллардан тыш) укырга мөмкин. Мөһим! Китапның форматы телефоннан уку өчен түгел.

Яшь: 6-8 яшьләр

фотография психолога Анны Корживой

Анна Коржива

балалар психологы, гештальт-терапевт

Психолог бәяләмәсе

Минем балам бүлмәсен җыештырмый, анда шулкадәр тәртипсезлек! Минем балам дәресләрен әзерләргә теләми, ул аларга мин кычкырганнан соң гына тотына. Ул дәресләрен әзерләде микән, көндәлеген тутырды микән, рюкзагына ниләр салды икән дип тикшереп торудан шулкадәр туйдым мин! Нишләп ул шулкадәр дә мөстәкыйль түгел соң?

Бик күп әти-әниләрнең башын катыручы һәм консультацияләрдә иң еш бирелүче сораулар болар!

Әлеге интерактив китапны укып чыгу мондый проблемаларны чишәргә ярдәм итәр дип ышанам.

Ул кече яшьтәге мәктәп балаларының яшь үзенчәлекләрен һәм аларда әле һаман да уен эшчәнлеге өстенлек иткәнлеген исәпкә алып булдырылган. Өйрәтү һәм тәрбияләү уен рәвешендә алып барылса, аларның нәтиҗәсе дә зуррак булачак. Бу очракта бала мәгълүматны җиңелрәк кабул итә.

Сүз белән аңлатуга караганда күрсәтмә аңлату — җете картина яки слайд, хәрәкәт — зуррак әһәмияткә ия. Болар күпкә ныграк истә кала.

Шулай ук мотивацияле, әһәмиятле нәрсәләр дә бик яхшы хәтердә кала.

Бу китап — 100% отыш!

Һәм беренче чиратта мин әлеге китапның әти-әниләр өчен зур практик файдасын күрәм.

  1. Костя белән диалоглар «кискен» сорауларны хәл иткәндә саклык, ихтирам белән, балага кирәкле карарны мөстәкыйль сайларга ярдәм итеп аралашу корырга булыша. Шул ук вакытта бала белән үзара ышанычлы, яхшы мөнәсәбәт тә сакланып кала.

Еш кына бала һәм әти-әни арасындагы каршылыкның, даими конфликтларның сәбәбе дәресләр һәм җыештыру мәсьәләсе була.

Китапта «кирәк» һәм «тиеш» урынына дәрес әзерләүнең, бүлмә җыештыру һәм башка эшләрнең кирәклеген аңлатып, балада ничек итеп мотивация тудырырга икәнлеге менә дигән итеп күрсәтелә.

  1. Бала карар кабул иткәндә үзен ирекле итеп тоярга тели. Мәктәп укучысына мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә мөмкин булган урында моңа юл куярга кирәк. Бу мөстәкыйльлеккә өйрәнү вакыты. Әлбәттә, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, әти-әниләр аларны күзәтеп торырга тиеш. Әмма балаларның гамәлләрен күзәтү дәрәҗәсен акрынлап киметә барырга кирәк. Бу мәсьәләдә балаларны максатлар картасыннан, әйберләр исемлегеннән һәм «Мин нәрсә телим» дигән плакаттан файдаланырга өйрәтү ярдәмгә киләчәк.

  2. Бала нигездә бүгенге көн белән яши. Аңарда әле вакыт, киңлек, саннарны аңлау чикләнгән. Китапта Костяның ничек итеп вакыт белән эш итәргә өйрәнүе, ничек итеп кайсы эшләрнең мөһим булуын, ә кайсыларын артка чигереп торырга яраганлыгын аңлый башлавы әти-әниләр өчен дә, кечкенәләр өчен дә файдалы булыр иде.

  3. Кайвакытларда 2 йә 3 сыйныфларда укучы балалар өчен педагогның, блогерның, тренерның яки аның өчен абруйлы башка бер олы кешенең фикере әти-әни фикеренә караганда мөһимрәк булып чыга. Әлеге нюанс китапта да чагыла һәм Костяның ярдәмче төркеме дип атала. Шул рәвешле әти-әниләр яраткан персонажларны, блогерларны һәм башкаларны баланың мәктәпкә мөнәсәбәтен үзгәртүдә, дисциплинаны, мөстәкыйльлекне һ.б. үстерүдә файдаланып булганлыгын аңлыйлар.

Киңәшләр

Китап Костяның эчке кичерешләре белән (теге яки бу ситуациядә ул үзен ничек хис итә) бизәлгән булса нәни укучылар өчен файдалы булыр иде. Моның аша балалар үзләрен һәм эчке хисләрен ныграк аңларлар иде. Монда үзләренең ялгыз түгеллекләрен һәм барлык хисләренең дә нормаль булуына төшенерләр иде.

Китапны бер кичтә тулысы белән укып чыкмагыз. Башта бер тарихны алып тикшерегез, оффлайнда эшкәртегез һәм шуннан соң икенче тарихка керешегез.

Анна Коржива, психолог, гештальт-терапевт, балалар һәм гаиләләр белән гештальт-якын килү эше буенча белгеч

Костяның дүрт маҗарасы

Китап сезнең балагызны файдалы эшләр белән мавыктырып җибәрә алачак. Бүген үз вакытыгызны нотацияләргә һәм үгетләүләргә сарыф итмәгез, әлеге вакытны бала белән бергәләп китап укуга тотыгыз.